Башкортстан Республикасында җинаять җаваплылыгы үткәрүче 2712 тоткынның 2711е бүген РФ Президентын сайлауда катнашкан. Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин бу системада эшләрнең ничек баруы турында сөйләде.
Тикшерү изоляторларында тотылучы 1843 кешенең 1842 се, холык төзәтү үзәкләрендә 743 кеше үз тавышларын биргән. Шулай ук, психиатрия хастаханәләрендә суд карарлары белән мәҗбүри дәвалану үтүчеләр дә тавыш бирү хокукына ия, 903 пациентның375ендә сайлау хокукы бар, аның белән 174е файдалана алган. Өй арестында булучы – 95, ирекләре чикләнгән – 27 кеше үз тавышын биргән. Вакытлыча тотулыу изоляторларында 51 кешенең 21 е генә бу хокуктан файдаланган. “Күпләрендә үпкә хисе бар, шуңа тавыш бирүдән баш тарттылар”, - дип бәя итте Олег Сергеевич.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024