Уфаның Орджоникидзе районында 306нчы сайлау участогында эшләүчеләр 100 яшьлек тыл хезмәтчәне Валентина әби Шилина янына килделәр. Ул да гражданлык бурычын үтәп, Русия Президенты сайлауларында тавыш бирде.
Валентина әби бу вакыйгадан читтә калырга теләмәве һәм һәрвакыт иҗтимагый тормышта катнашуы турында әйткән. Бер тапкыр да тавыш бирүләрне калдырмаган. Дәүләт җитәкчесен сайлауны үзенең бурычы һәм мәҗбүри эш итеп кабул итә.
Тавыш бирүдән соң участок сайлау комиссиясе әгъзалары Валентина ханымга кечкенә бүләк тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек, бәхет теләделәр.