Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 21:42

"Җомга көнне иртән үк сайлап кайттым"

«Гадел Русия» партиясе депутаты Владимир Нагорный сайлаулар турында үз фикерен белдерде.

"Җомга көнне иртән үк сайлауларга кайттым"
"Җомга көнне иртән үк сайлауларга кайттым"

«Гадел Русия» партиясенең төбәк бүлеге советы рәисе, Башкортстан Дәүләт Җыены депутаты Владимир Нагорный Иҗтимагый матбугат үзәгендә узган брифингта өч көнлек тавыш бирүнең өстенлекләре турында, киләчәктә шундый форматта сайлаулар үткәрү өчен нәрсә кирәклеге турында сөйләде.

"Бу юлы без дәүләт башлыгын сайлаганга күрә, тавыш бирүгә өч көн вакыт бирелде. Бу вакыт эчендә һәркем тавыш бирергә өлгерә ала иде. Мин сайлау участогына беренчеләрдән булып, җомга көнне үк килдем һәм сайлауларга кешеләрнең актив баруын исәпкә алдым. Башкортстан беренче көннән үк актив булды, без бердәмлекне күрсәттек», - дип билгеләп үтте хәзерге сайлауларның үзенчәлеген Нагорный.

Владимир Нагорный тавыш бирүнең берничә көнгә сузылуын сайлау дәрәҗәсенә бәйле дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, муниципаль сайлаулар яки төбәк дәрәҗәсендәге сайлаулар кампаниясе өчен мондый озак вакыт кирәк тә түгелдер. Спикер ассызыклаганча, быелгы сайлаулар башка илләргә халкының бердәмлеген күрсәтте һәм бу бар дөнья өчен яхшы сигнал булып тора.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: