Бөре районы хакимияте башлыгы Антон Талалов шәһәрнең участок сайлау комиссиясе әгъзасы Олег Мухачевны “Русия Федерациясе Президентын сайлауда күрсәткән профессиональлеге һәм уяулыгы өчен” хакимиятнең почет грамотасы белән бүләкләде.
Бу хәл җомга көнне, 15 мартта була. Олег Мухачев паспортын биргән кызның куллары яшел төскә буялганын күргән һәм шундагы полиция хезмәткәренә сигнал биргән.
“Кыз сайлау урнасына таба барганда, аның кесәсе кабарып тора иде. Алай гына да түгел, аннан шешә күренә иде. Без аны туктаттык, кесәсеннән шешәне чыгаруны сорадык. Ул пробкасы алдан алынган шешәне тартып чыгарды. Без аны читкәрәк алып киттек, урындыкка утырттык һәм тикшерү чаралары үткәрү өчен полициянең оператив төркемен чакырдык”, - дип сөйли Олег Семенович.
Бюллетеньнәр һәм җиһазлар зыян күрмәгән. Факт буенча тикшерү үткәрелә.