Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 19:23

Коймак пешерергә өйрәткәннәр

Чишмә районында РФ Президентын сайларга килүчеләрне  коймак пешерергә өйрәткәннәр. 

Коймак пешерергә өйрәткәннәр
Коймак пешерергә өйрәткәннәр

Иҗтимагый матбугат үзәгендә БР Иҗтимагый палата әгъзасы Энҗе Әхмәдуллина бу турыда сөйләп үтте. Ул Чишмә районында 28 сайлау участогында булган һәм эш барышы белән танышкан.

“Бөтен җирдә бәйрәм атмосферасы, үзләренең программаларын әзерләгәннәр. Сайлауга килүчеләрне волонтерлар каршы алып тора, һәр участокта күзәтүчеләр, блогерлар эшли. Бөтен сайлау участокларының да эше башкорт һәм рус телләрендә Русия гимнын башкарудан башлана, участок комиссиясе әгъзалары аны үзләре башкара. Кайбер участокларда коймак пешерү буенча мастер-класслар оештырганнар иде, ул сайлауга килүчеләр арасында популярлык белән үтүен күрдек”, - дип бәян итте ул.

Энҗе Әхмәдуллина шулай ук Чишмә районында 102 яшьлек әбинең дә сайлауда үз тавышын бирүе турында әйтте. Сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә барганнар.  

Русиядә, соңгы мәгъмүлатларга караганда, РФ Президентын сайлауда сайлаучыларның 70,70 проценты катнашкан.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: