Сайлау
17 март 2024, 12:15

Иң актив сайлаучылар кайда яши?

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркәтибе Марина Долматова республиканың сайлауда иң актив катнашкан районнарын атады.  

Иң актив сайлаучылар кайда яши?Иң актив сайлаучылар кайда яши?
Иң актив сайлаучылар кайда яши?

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркәтибе Марина Долматова республиканың сайлауда иң актив катнашкан районнарын атады.

17 мартның 15 сәгатенә иң актив участок дип Илеш районының Бишкурай авыл советы танылды. Анда сайлаучыларның 96 проценты үз тавышын бирергә килгән. Уфа шәһәренең Дим бистәсендә 113 санлы мәктәптә  урнашкан 24 санлы сайлау участогында исә сайлаучыларның 82 проценты үз тавышын биргән. Аскар авылында – 86, Надеждино авылындагы 1022 санлы участокта – 84, Кырмыскалы районының Шәйморат авылындагы 2316 санлы сайлау участогында – 86, Мәчетле районының 2629 санлы сайлау участогында 83 процент тәшкил итә.

Башкортстанда РФ Президентын сайлауларда катнашучылар әлеге вакытта 78,46 процент тәшкил итә. Барлыгы 2,3 миллион кеше тавыш биргән.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас