Сайлау
17 март 2024, 09:05

Бюллетеньнәр урынына... фотосурәтләр салырга маташкан

Сайлау участокларына нинди генә кешеләр килми...

Бюллетеньнәр урынына... фотосурәтләр салырга маташканБюллетеньнәр урынына... фотосурәтләр салырга маташкан
Бюллетеньнәр урынына... фотосурәтләр салырга маташкан

Уфаның сайлау участокларының берсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тавыш бирү тартмасына бюллетень урынына... фотолар ташларга тырышкан яшь  ирне туктатканнар.  Әлеге вакытта бу хәлне ачыклау бара.

Моңа кадәр Башкортстанның ике участогында явыз ниятле кешеләр бюллетеньнәрне бозар өчен зеленка салырга тырышканнар. Аларны тоткарлаганнар.

Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Михаил Закомалдин “сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга яки комиссия эшенә комачаулаган өчен биш елга кадәр төрмә, ә тавыш бирү тартмаларын аңлы рәвештә бозган һәм башка диверсияләр өчен 12 елга кадәр җәза яный” дип сөйләгән иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас