Кушнаренко районының “Авангард” гәзите корреспонденты Айгөл Рамил кызы Вәлиева, Җәмәгать матбугат үзәге белән туры элемтәгә чыгып, районда тавыш бирү барышы белән таныштырды.
Аның әйтүенчә, Кушнаренконың Горный авылында бердәнбер сайлаучы яши. Һәм ул ил Президентын сайлауда катнаша алсын өчен аның янына каргизәрләрдә барганнар.
Сөйләүләренчә, кайчандыр бу авылда кешеләр күп яшәгән. Әмма бүген инде Сергей Кубасов биредә ялгызы гына көн итә.
– Һәркемнең бурычы булган сайлауларда катнашырга теләк белдереп, 2458нче сайлау комиссиясенә шалтыраттым. Бәхеткә, алар юлын таптылар, килделәр һәм мин гражданлык позициямне белдерә алума бик шат булып калдым, – дигән ул.
Әлеге Сайлау комиссиясе рәисе Лена Вәлиева һәм секретарь Гөлназ Хәбәбетдиновага Горный авылына барып җитү өчен Рөстәм Фәрәхетдинов һәм Руслан Мәҗитов ярдәм иткән. Алар кызларны Агыйделгә кадәр машинада, ә боз өстеннән каргизәрләрдә алып барып җиткергәннәр.