Башкортстанның Белорет районында Усмангали авылының сайлау комиссиясе әгъзалары ярты гасырдан артык тайгадан чыкмаган 90 яшьлек Кинҗәгол Сәлимгәрәевка тавыш бирү өчен тартма алып киләләр.
"Каргизәрдә килеп җиттек, анда юл юк. Ул безне яхшы каршы алды, ярдәм итүебез өчен рәхмәт белдерде. Русиядә барысы да яхшы булсын өчен, илебезне яклаучылар өчен тавыш бирдем, диде. Ул шулай ук көзен кабат сайлаулар булачагын белә, көтәчәкмен, диде”, - дип сөйләде сайлау комиссиясе әгъзасы Алия Сафуанова.
Революциягә кадәр Субхангул авылында – халык телендә Урман-рәвәттә - 120 дән артык йорт булган. Хрущев вакытында авылны өметсез, мөмкинлекләре булмаган авыл дип тапканнар: трассага кадәр ерак, электр үткәрү кыйммәткә төшә, нормаль юл юк. Шуңа күрә халыкка каядыр күченергә киңәш иткәннәр. Күпчелек кешеләр шулай эшләгән дә: алар әйберләрен җыеп, йортларын сүтеп, яхшырак тормыш эзләп киткәннәр.
"Мин аучы, аучыга монда яхшырак. Җәнлекләргә якынрак яшәргә теләдем. Мине үгетләделәр, үгетләделәр, ләкин мин теләсә ни эшләгез, мин өемдә калачакмын дидем», - ди ул.