Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 22:14

Башкортстанда тавыш бирүгә йомгак ясау башланды

Бу чарада Башкортстан халкының 80 проценты катнашкан.

Башкортстанда тавыш бирүгә йомгак ясау башланды
Башкортстанда тавыш бирүгә йомгак ясау башланды

Русия Президенты сайлауларында Башкортстан халкының 80 проценттан артыгы катнашкан, дип хәбәр итте республиканың Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова.

"Әлеге вакытта сайлаулар комиссияләре әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәләрен билгели. Бу эш кулланылмаган бюллетеньнәрдән башлана. Аннан соң алар сайлаучылар исемлеген анализлыйлар һәм тавыш бирүчеләр санын билгелиләр. Соңрак кандидатларның һәрберсе өчен тавышларны санау башлана, азактан мәгълүматлар  БР Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырыла. Бөтен республика буенча тавыш бирү нәтиҗәләре билгеләнгәннән соң, бу мәгълүматлар Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җибәреләчәк», - дип сөйләде Марина Долматова

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: