РФ Президентын сайлау барышы турында Башкортстан матбугаты өч көн эчендә 6348 хәбәр язган.
Иҗтимагый матбугат үзәгендә БР Журналистлар Союзы рәисе Вәдүт Исхаков белән үткән брифингта шушы саннар яңгырады.
Вәдүт Гайфулла улы әйтүенчә, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы өч көндә 90 яңалык бастырган. Телевидениедә 110 видеоролик һәм сюжет үткән, язма гәзит-журналлар үзләренең сайтларында 1640 язма урнаштырган.
Иң күп укылучы язма дип тайгада ялгызы яшәүче 90 яшьлек Кинҗәгол Сәлимгәрәевның сайлауга баруы Русиядә топ яңалыклар исемлегенә эләккән.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024