Сайлау
17 март 2024, 05:26

14 бала тәрбияләүче гаилә тавыш биргән

"Гаиләдә дә без бар мәсьәләләрне тавыш бирү юлы белән хәл итәбез", – ди алар.

https://voshodnews.ruhttps://voshodnews.ru
https://voshodnews.ru

Быел 15-17 мартта илдә уза торган Русия Президенты сайлауларына күпләр гаиләләре белән килә.

Ишембайда 14 бала тәрбияләүче Александра һәм Сергей Лабзиннар гаиләсе дә үз гражданлык бурычларын үтәгән

Әйткәндәй, алар 10 баланы тәрбиягә алган.

“Без һәрвакыт сайлауларга барабыз, берсен дә калдырмыйбыз. Гаилә эчендә дә без бар карарларны да тавыш бирү юлы белән хәл итәбез. Сайлауларга һәрвакыт уңай кәеф белән киләбез. Участокта безне инде беләләр, балаларны төрле тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Бүген, махсус хәрби операция һәм халыкара аренада катлаулы хәлләр барганда, гражданлык позициясен күрсәтү аеруча мөһим. Ил язмышы безнең кулларда”,  – ди Александра Лабзина.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас