Сайлау
16 март 2024, 03:51

Закон бозу очраклары теркәлмәгән

БРның Иҗтимагый палата рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы, Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова  сайлауларның беренче көнендә  закон бозу очраклары булмады, дип белдерде.

“Без 100дән артык  мәгълүмат-техник характердагы шалтырату  кабул иттек. Белгечләр закон бозу очраклары турындагы мәгълүматларны теркәмәгән. Сайлауларда  3 меңнән артык күзәтүче эшли, мониторинг порталына  участоклардагы  хәлләрне тасвирлаган 10,1 меңнән артык хәбәр килде”, – дип аңлатты  Лида Исаргакова.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас