Сайлау
16 март 2024, 10:48

Төзекләндерү өчен дә тавыш бирергә кирәк

Шәһәрләрнең киләчәген дә сайлыйбыз. 

https://vk.com/ogniagideligazetahttps://vk.com/ogniagideligazeta
https://vk.com/ogniagideligazeta

“Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгенә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Азат Азамат улы Хафизов килде.  Ул Русия Президенты сайлауларын оештыру һәм үткәрүдә волонтерларның эшчәнлеге белән таныштырды.

Әйтергә кирәк, бу көннәрдә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү бара. Ил буенча барган әлеге чара Русия Президентын сайлау көннәре белән туры килде.

– Шәһәр мохитен формалаштыру өчен тавыш бирү чарасында 15 меңнән күбрәк ирекмән эшли. Бу эшкә волонтерларны җәлеп итү буенча безнең республика илдә беренче урында тора, – диде Азат Азамат улы.

Волонтерларның төп бурычы – халыкка мәгълүмат бирү. Әлеге эштә 14 яшьтән катнашырга мөмкин. Ирекмәннәрне тәүдә укыталар, эш үзенчәлегенә өйрәтәләр.

– Узган ел бу эштә 4306 ирекмән катнашкан иде. Быел аларның саны 3 тапкырга күбрәк, – диде Хафизов.

Әлегә волонтерлар үзләренең эшен сайлау участокларында алып бара. Аннары халык күп булган урыннарда, сәүдә үзәкләрендә эшли башлаячаклар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас