Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Венер улы Гадилов “Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгенә килде.
Ул Русия Президентын сайлауның икенче көне ничек барганлыгы турында соңгы мәгълүматларны җиткерде.
Марат Венер улы әйтүенчә, сайлауларның икенче көне тыныч һәм эшлекле шартларда үтә.
Бүгенгә 15.00 сәгатькә тавыш бирүчеләрнең 51,6 проценты үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу 1 514996 сайлаучы дигән сүз. 8 районда сайлаучыларның 65 проценты тавыш биргән. Алар – Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Стәрлебаш, Тәтешле һәм Федоровка районнары. Ә ил буенча алганда, тавыш бирүчеләрнең 40 проценттан артык сайлаучы үз сайлавын ясаган.
Марат Венер улы чит илдән килгән күзәтүчеләр турында да сөйләде. Алар бездәге тавыш бирү барышын кызыксынып күзәтә. Сайлау участокларының эше белән канәгать булуларын белдерде, диде ул.
Сайлауларның хәвефсез үтүе мәсьәләсе дә бүген актуаль булып тора.
– Участокларның күбесендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Сайлаулар тыныч үтсен өчен без барысын да эшлибез. Сер түгел: республикада ике тапкыр зеленка белән бюллетеньнәрне бозарга тырыштылар. Әле бу очракларны тикшерү эше бара, – диде Марат Гадилов.