Сайлау
16 март 2024, 16:05

Оператив эшлиләр

Сайлаулар хакында мәгълүмат чаралары.

Оператив эшлиләрОператив эшлиләр
Оператив эшлиләр

Телефоннан элемтәгә чыккан Анна Николаевна Сучкова Иҗтимагый палатаның Колл- үзәгенә ике көндә 50 мөрәҗәгать булуы хакында әйтте.

Кешеләрне төрле мәсьәләләр кызыксындыра: өйдә тавыш бирү, көнкүреш хәлләре, башка үтенечләр. Бар мөрәҗәгатьләр дә теркәлә бара. Иртәгә сәгать сигездән кичке сигезгә кадәр гражданнарның мөрәҗәгате кабул ителәчәк.

Республиканың журналистлар берлеге җитәкчесе Вәдүт Гайфулла улы Исхаков журналистларның яхшы эшләвен билгеләде: алар 4500дән артык материал әзерләгән. Иртәгә эш дәвам итәчәк. Мәгълүмат ягыннан сайлаучылар тулысынча тәэмин ителгән.

Үткән сайлауларда ук республиканың иҗтимагый палатасы белән журналистлар берлеге сайлаулар барышын халыкка җиткерү буенча килешү төзегән булган. Бу традиция дәвам итә. Эш югары профессиональ дәрәҗәдә бара.

Рәүф Идрисов.

Читайте нас