Палатаның җитәкче вазифаларын башкаручы Лида Сәгыйть кызы Исәргакова һәм палата әгъзасы Энҗе Рәвил кызы Әхмәдуллина фикеренчә, сайлаулар оешкан төстә бара, 10 000 күзәтүче сайлауларда эшли, участокларга видеокамералар куелган. Алар ноябрьдән бирле әзерлек үткән.
Палата вәкилләре Уфаның инде 70 участогында булганнар. Мәгълүматлардан күренүенчә, сайлаулар нәтиҗәсенә йогынты ясарлык бер генә җитди кагыйдә бозу да күзәтелмәгән. Шуңа иҗтимагый палатага тикшерү өчен участокларга махсус бару ихтыяҗы да булмаган.
Алар әйтүенчә, сайлаучылар актив катнаша, кайбер авылларда бар сайлаучылар да тавыш биргән.
Австрия, Сербия, Индонезия, Гватемала, Румыния, Казахстаннан килгән күзәтүче вәкилләр Башкортстандагы сайлауларга зур кызыксыну күрсәткәннәр, сораулар биргәннәр, сайлау барышын күзәткәннәр.
Рәүф Идрисов.