Сайлау
16 март 2024, 06:36

Максим Беляев: "Башкортстанда сайлаулар тыныч үтә"

Сайлауларны күзәтү буенча  иҗтимагый штаб әгъзасы, сәяси медиатор Максим Беляев тематик матбугат үзәгендә республикада сайлаулар тыныч үтә, дип хәбәр итте.

“Русия Президентын сайлаулар тыныч, нормаль һәм иң мөһиме, сайлаучылар өчен уңайлы үтә. Бу сайлауларны тарихи дип атарга була – без тәүге тапкыр өч көн дәвамында тавыш бирәбез, беренче тапкыр яңартылган Конституция буенча гражданлык бурычыбызны үтибез. Бу сайлауларның үзенчәлеге шунда да –  өйдә тавыш бирү оештырылган. Мисал өчен, Сербиядән халыкара күзәтүче миңа аларда андый процедура юклыгын белдерде. Тавыш бирүнең өч көн дәвамында оештырылуы да, бәхәссез, файдага гына, халык өчен бу бик уңайлы”, – диде Беляев. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас