Сайлау
16 март 2024, 04:14

Мәкерле эше барып чыкмаган

БРның Иҗтимагый палата рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы, Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова  хәбәр итүенчә, БР Президентын сайлауларның беренче көнендә  республикада күңелсез вакыйганы булдырмауга ирешелгән.  

“Тавыш бирү тартмасын бозарга маташу теркәлде, бәхеткә,  ул тырышу гына булып калды. Ул  төбәк көллиятләренең берсе студенты. Кызганычка каршы, кайчакта яшьләр  мәкерле мәнфәгатьләрне кайгыртучы намуссыз кешеләр йогынтысына эләгә”, – дип үз фикерен белдерде моңа Лида Исаргакова.

Әйткәндәй, кичә ил буйлап тавыш бирү тартмаларына ут төртү, бюллетеньнәр өстенә зелёнка кою очраклары теркәлде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас