Римма Үтәшева балачакта сайлауларга йөргәнен искә төшерде.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Русия» партиясе федераль проектының төбәк координаторы Римма Үтәшева сайлау участогында булды.
- Беренче тапкыр Мәскәүдә тавыш бирәм, һәм минем өчен бөек ил башкаласында Президентны сайлау аеруча зур әһәмияткә ия. Үз гомеремдә беркайчан да сайлауларны калдырмадым, мине моңа авыл укытучысы, һәрвакыт сайлау комиссиясе әгъзасы булган әнием өйрәтте, – ди парламентарий.
—Без һәрвакыт әни янында идек, чөнки бу көн чын-чынлап бәйрәм булды. Авылдашлар гаиләләре, гаилә дуслары белән киләләр иде, мәдәният йорты хезмәткәрләре концертлар оештыралар, балаларга кәнфитләр тараталар, район үзәгеннән автолавка килә иде, анда таякчыктагы кәнфит –петушоклар – һәм лимонад сатыла иде. Шул вакыттан алып минем өчен һәр сайлау – зур бәйрәм, – дип искә төшерде Римма Әмировна.