Сайлау
16 март 2024, 05:04

Әгәр бюллетеньнәрне бозсаң...

Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Михаил Закомалдин  сайлаулар буенча  матбугат үзәгендә үткән брифингта Русия президентын сайлауларда теркәлгән барлык диверсия  очраклары һәм бу процесслар белән идарә итүче адәмнәр тавыш бирү процедурасыныңың законлылыгын шик астына куярга телиләр.

"Тавыш бирү тартмаларын аңлы рәвештә бозу һәм башка вакыйгалар заказ буенча бара. Тикшерүләр үткәрелә, моның өчен башкаручыларга акча түләнә. Бүгенге көндә кешеләрне сайлауларны бозу өчен  диверсияләргә әзерләүче, сайлау процессының законлылыгын шик астына куярга тырышучы билгеле бер дустанә булмаган көчләр эшли. Бу демократия белән бәйле түгел. Бу җинаять, һәм ниятенә карап, 1 елдан төзәтү эшләре белән яки 80 мең сумга кадәр штраф белән, диверсиянең  авырлыгына карап, 10-12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы булырга мөмкин. Монда шаярырга кирәкми. Власть нигезләрен хурлау, җимерү — экстремизм", – диде Закомалдин.

Исегезгә төшерәбез, кичә, сайлауларның беренче көнендә тавыш бирү тартмаларын буячы матдәләр белән бозу очраклары теркәлде. Русиянең Үзәк сайлау комитеты башлыгы Элла Памфилова  сүзләренчә, тоткарланучылар  моны акчага эшләгән. Закон бозучыларның берсе  диверсия өчен аңа 100 мең сум акча вәгъдә итүләрен сөйләгән. Бюллетеньнәрне бозучылар җаваплылык турында белмәгәннәр.   

"Шуны әйтергә телим, игътибар белән тыңлагыз, бу Русия Җинаять кодексының 141 маддәсе  – сайлау хокукларын гамәлгә ашыруга яки комиссия эшенә комачаулау. Биш елга  кадәр дигән сүз. Берүк уяу булыгыз", — дип билгеләп үтте ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас