БР Сәламәтлек саклау министрлыгының гадәттән тыш хәлләр вакытында мобилизация әзерлеге һәм медицина ярдәмен оештыру бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Эльвира Хубетова республика территориясендә 15-17 мартта Президент сайлауларында катнаша алучы пациентлар яткан сәламәтлек саклау учреждениеләре санын атады.
“Республикада сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы 135 медицина учреждениесе бар. 38енең базасында 67 участок сайлау комиссиясе эшли, шуларның 55е даими нигездә, алар поликлиникаларда, ФАПларда, амбулаторияләрдә һәм профильле белем бирү учреждениеләрендә урнашкан. Вакытлыча сайлау участоклары хастаханәләрдә эшли, аларның саны – 12“, – диде Эльвира Хубетова сайлаулар буенча матбугат үзәгендә.
Медицина оешмалары һәр пациентка стационар дәвалануда үз гражданлык позицияләрен белдерү мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады белгеч.
Чыганак: bashinform.ru