Сайлау
16 март 2024, 10:18

Бездә халык бик актив

Шулай ди җәмәгать күзәтүчесе булып эшләгән Земфира Афнан кызы Сәгыйтова.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 16 март – илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлауларның икенче көне. 

Краснокама районы Куян авылы мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Афнан кызы Сәгыйтова әлеге сайлауларда җәмәгать күзәтүчесе булып эшли. Ул Җәмәгать матбугат үзәге  белән туры элемтәгә чыкты.

Аның әйтүенчә, сайлау – мөһим вакыйга һәм сайлаучылар бу чарага җитди карый, актив катнаша.

– Тавыш бирергә төрле яшьтәге сайлаучылар килә, яше дә, өлкәне дә бар. Алар өчен төрле чаралар оештырылган. Шуңа сайлау участокларында бәйрәм рухы сизелә, – диде ул.

Земфира Афнан кызы эшләгән 2366 санлы сайлау участогында, соңгы мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 50 проценты тавыш биргән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас