Сайлау
16 март 2024, 09:12

Бер мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый

Сайлау хокуклары бозылуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килеп тора. 

https://resbash.ruhttps://resbash.ru
https://resbash.ru

Бүген, 16 март – илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлауларның икенче көне. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

“Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгендә сайлау хокуклары бозылуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр турында хәбәр итеп торалар.

Әлеге вакытта Колл-үзәк эшен оештыру буенча җаваплы вәкил Сучкова Анна Николаевна Җәмәгать матбугат үзәгендә эшләүче журналистлар белән туры элемтәгә чыкты.

Аның әйтүенчә, 16 мартның 14.00 сәгатенә 12 мөрәҗәгать килгән. Ике көннекен бергә исәпләгәндә – барлыгы 40 мөрәҗәгать.

Аларның күбесе сайлау участогының кайда урнашканлыгын, эш режимын ачыклауга кагыла. “Шалтыратучыларның сорауларын без җаваплы кешеләргә җиткерәбез һәм алар мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә керәләр”, – диде Анна Николаевна.

Шулай ук өлкәннәр дә  тавыш бирүдән читтә калырга теләми. Кичә 1939 елгы кеше өендә тавыш бирергә теләп шалтыратса, бүген 1934 елгы өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Сайлау участогы вәкилләре аларның өйләренә барган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас