Иҗтимагый кол-үзәк җитәкчесе Анна Сучкова сүзләренчә, Русия Президентын сайлауларның беренче көнендә 28 мөрәҗәгать кабул ителгән. Кол-үзәк җитәкчесе сүзләренчә, бу бик аз. “Гадәттә сайлау участогының кайда икәнлеген сорап, өлкән яшьтәгеләрнең өйдә сайлау процедурасы хакында кызыксынып шалтыраталар. Бу процедурасының нечкәлекләре белән кызыксынып 1939 елгы бер пенсионер шалтыратты. Өйдә тавыш бирү хакында кызыксынучылар иртәнге вакытта шалтыраткан очракта сайлау участогы вәкилләре аңа көннең икенче яртысында киләләр, әгәр инде мөрәҗәгать кичкә табан теркәлсә, шалтыратучының өенә икенче көнне килергә тиешләр”, – дип аңлатты Анна Сучкова.