"Бердәм Русия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сайлау участогына туй киемнәрендә килгән яшь парларны никах көннәре белән котлады.
- Никахны теркәү белән шундук сайлауларда катнашу - уртак тормыш юлының мөһим башы! Бу, һичшиксез, яңа өйләнешкәннәрнең тормышында иң истәлекле көн булачак, – дип билгеләп үтте ул. Яшьләрнең бүгенге көннәренең һәр сәгате-минуты алдан язылып куелуына карамастан, Резеда белән Николай Спицкие ЗАГСтан соң турыга сайлау участогына Русия Президентына кандидатларның берсе өчен тавыш бирергә килгәннәр.
–Без яңа гаилә кордык, алда шатлык һәм бәхет белән тулы гомер көтә, дип ышанабыз, мондый мөһим вакыйгадан читтә калмалык. Илебезнең һәр гражданины кебек, без дә үз гражданлык бурычыбызны үтәдек. Бу хакта балаларыбызга горурлык белән сөйләрбез, – ди яшь пар.