+21 °С
Болытлы
“Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәгендә (Уфа) кызу эш көне башланды.
Матбугат чарасы сәләмләүләрдән һәм Русия Федерациясе гимнын тыңлаудан башланып китте. Максим Беляев, чарада катнашучы кунакларны сәламләп, сайлаулар барган 3 көндә бу үзәктә 70 журналист эшлиячәге хакында хәбәр итте.
Анатолий Беляев белдерүенчә, Башкорттан Русиянең зур субъекты һәм шуда да сайлауларны тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә республика ныклы әзерләнгән. Сайлауларда 10 меңләп күзәтүче эшлиячәк.