“Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәге белән туры бәйләнешкә Уфа районының 148нче санлы сайлау участогы комиссиясе күзәтүчесе-блогер Алина Хабировна Юлдашбаева бәйләнешкә чыкты.
Алина әйтүенчә, ул күзәтчелек иткән сайлау участогында тавыш бирергә килүчеләр өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Ә иртәнге 8дән алып 11.15 минутка кадәр 200дән артык сайлаучы килергә өлгергән. Димәк, халык бик актив.
-Сайлаулар чорына мәктәпләрдә укыту дистанцион форматка күчмәде. Бүгенге көндә балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә төрле экскурсияләргә: табигатьтә кошлар ашатуга, китапханәләргә һәм музейларга китте. Шулай итеп, балалар вакытларын бик файдалы үткәрә,- диде Алина Хәбир кызы.