Бүген, 15 мартта, илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлаулар башлана. Быел тавыш бирү өч көн дәвамында – 15, 16, 17нче мартта барачак.
Иртәнге 8.00 сәгатьтә республиканың барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бездә аларның саны – 3308. Традицион рәвештә, участок комиссияләренең күбесе мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә урнашкан. Сайлау участоклары өч көндә дә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов, әйтүенчә, республиканың сайлау системасы сайлауларны уздыруга тулысынча әзер. Аның билгеләвенчә, сайлауның өч көн булуының үз нечкәлекләре бар. Әйтик, бюллетеньнәрне саклау мәсьәләләренә аеруча игътибар итәргә туры килә. Беренче ике көндә җыелган бюллетеньнәрне, сейф-пакетларга салып, тавышларны саный башлаганга кадәр сейфларда саклаячаклар.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаучыларның Русия Президентын сайлауда актив катнашуына өметләнәләр.
“Бүгенге көнгә кадәр булган һәм сайлау кампаниясе барышын анализлауга бәйле тикшеренүләр сайлаучының мондый сайлауларны көтүен күрсәтә”, – диде “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.