Сайлау
15 март 2024, 18:06

Сайлауларның беренче көнендә халыкның 36,66% тавыш биргән

Сайлауның беренче көнендә халыкның 36,66% тавыш биргәнСайлауның беренче көнендә халыкның 36,66% тавыш биргән
Сайлауның беренче көнендә халыкның 36,66% тавыш биргән

Башкортстанда Русия Президентын сайлауның беренче көнендә халыкның 36,66% тавыш биргән. Бу нәтиҗәләрне Үзәк сайлау комиссиясе ясаган.

15 мартның 20:00 сәгатенә 1 076 954 кеше тавыш биргән. 8 районда 50%тан да күбрәк халык килгән. Болар: Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Тәтешле, Стәрлебаш һәм Федоровка районнары. Уфада дүрт район 40% тан артык җыеп, Киров (44,65%), Октябрь (42,66%), Дим (41,79%), Калинин (41,23%) районнарын лидерлар рәтендә булды. Башкортстан шәһәрләре арасында иң югары "явка" Агидельдә - 43,37%.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас