Бүген иртән үк республиканың сайлау участокларында җанлылык сизелә. Русия президентын сайлауга тавыш бирүчеләрнең күбесе бар гаиләсе белән бергә килә.
Ә Балтач районының үзәк дәваханәсендә табиб-эпидемиолог булып эшләүче Алсу Фәрхетдинова сайлау участогына үзенең йорт хайваны – диңгез дуңгызы белән килгән.
Ул үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә язуынча, “Пудинг исемле диңгез аръягы могҗизасы аның гаиләсенең бер өлеше булып тора”. Алсу үзенең бу дусты белән беркайчан да аерылмый икән.
Исегезгә төшерәбез, бүген илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлаулар башланды. Ул 15-17 мартта үтә. Сайлау участоклары өч көндә дә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.