Сайлау
15 март 2024, 07:46

Сайлауда - чит ил күзәтүчеләре

Сайлауда - чит ил күзәтүчеләреСайлауда - чит ил күзәтүчеләре
Сайлауда - чит ил күзәтүчеләре

Болгариядән булган Боян Стефанов Чуков Русия Президентын сайлау көннәрендә Башкортостанның сайлау участокларында эшләүче ун чит ил күзәтүчеләренең берсе.

Боян Стефанов Чуковның Үзбәкстанда һәм Мароккода сайлауларда күзәтүче булып эшләү тәҗрибәсе бар. Безнең республикада ул беренче тапкыр.

Өч көн дәвамында Австрия, Шри-Ланка, Индонезия һәм башка илләрдән килүче халыкара күзәтүчеләр Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президентын сайлаулар бүген, 15 мартта башлап, 17 мартка, якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас