Башкорстанда 90 меңнән артык кеше (аларга күптән түгел 18 яшь тулган) тәүге тапкыр Русия Президентын сайлауларда тавыш бирәчәк.
“Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәгендә бүген Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов чыгыш ясап, журналистларга шул хакта хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, яшь сайлаучыларга тавыш бирүләрдә катнашырга килергә чакырып, шәхси исемле чакырулар җибәрелгән, гадәттәгечә, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак.
-Сайлаулар, алынган мәгълүматларга караганда, уңышлы бара, проблемалар юк,- диде Азат Галимханов. - Тавыш бирүләрнең өч көне дә шулай тыныч үтәр дип ышанам.
Фото: Башинформ.