Сайлау
15 март 2024, 06:49

“Куергазыда халык бик актив”

Менә шундый сүзләр белән “Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәге белән туры бәйләнешкә чыкты Куергазы районы хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Данил Зиннәт улы Акилов.

“Куергазыда халык бик актив”“Куергазыда халык бик актив”
“Куергазыда халык бик актив”

Менә шундый сүзләр белән “Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәге белән туры бәйләнешкә чыкты Куергазы районы хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Данил Зиннәт улы Акилов.

      -Яхшымбәттә бүген чын бәйрәм – авыл халкы РФ Президентын сайлау өчен сайлау комиссиясе участокларына ашыга. Сайлау урыннарында концертлар бара, биредә данлыклы якташлар белән очрашу мөмкинлеге да бар.

   Сайлаулар барачак өч көн дәвамында бездә “Коймак” бәйрәме, җанлы концертлар һ.б. күңелле чаралар үткәрү каралган. Бездә саулыклары буенча чикләве булган гражданнарга өйләрендә сайлау мөмкинлеге булдырылган. Әлеге көндә шундый 25 гариза кабул ителгән.

   Халык актив, чөнки бүген ил президенты гына түгел, ә Русия Федерациясенең Баш Командующие да сайлана. Халык моны яхшы аңлый!

 

  

  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас