Тарих фәннәре кандидаты Самситдинов Илфат Зәки улы, “Русия Президентын сайлау – 2024” җәмәгать матбугат үзәгенә журналистлар белән очрашуга килеп, шундый сүзләр әйтте.
Илфат Зәки улы фикеренчә, бүгенге Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтен аңлаган кешеләр, һичшиксез, сайлауларга киләчәк.
-Сайлауларның 3 көн дәвамында узуы да бик уңайлы формат, аеруча эшләгән кешеләр өчен. Чөнки, үзләренең эш графигына ярашлы, кеше буш вакытын сайлап, иркенләп, сайлау комиссиясе участокларына барып, үзе теләгән кандидат өчен тавышын бирә алачак.
Бүген илдә СВО бара, шуңа сайлауларның да форматы үзгәрәк. Ул гражданнарга уңайлы булырлык итеп эшләнгән.