Сайлау
15 март 2024, 10:11

Андрей Назаров тавыш бирде

БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия Президентын сайлауда катнашты.

Андрей Назаров тавыш бирдеАндрей Назаров тавыш бирде
Андрей Назаров тавыш бирде

Министрлар Кабинеты башлыгы беренчеләрдән булып «Башкортостан» Дәүләт концерт залы бинасындагы 109нчы сайлау участогына килде һәм сайлады. Соңыннан ул күргәзмәдә булды, анда Башкортстанда җитештерелгән кул эшләнмәләре, товарлар һәм продукция тәкъдим ителде. Андрей Назаров искәрткәнчә, төп закон белән Русиянең һәр гражданынына үзенең ихтыярын белдерү хокукы бирелә, Башкортстан халкына җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм якындагы 6 елда ил белән кем идарә итәчәген сайларга кирәк.

- Бүген тавыш бирүнең беренче көне, мин моны баштан ук эшләргә кирәк дип саныйм. Төрле партияләрдән кандидатлар тәкъдим ителгән, һәм бу шулай тиеш. Ил үсеш юлында тора, шул ук вакытта хәл итәргә кирәк булган чакырулар да бар, – диде Премьер-министр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас