Русия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгына үтәчәк сайлауларда өч көнлек тавыш бирү алдыннан русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Бу сайлау нәтиҗәләре алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячагын ассызыклады.
Дәүләт башлыгы русиялеләрне тавыш бирүдә катнашырга чакырды.
"Иртәгә, 15 мартта, безнең зур илебездә сайлау участоклары ачылачак: Русия Президентын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү башланачак. Алар Ру3сиядә сигезенче тапкыр уза, бу демократик дәүләтнең төп принципларының берсе — сайлауларның даимилеген күрсәтә. Аларның нәтиҗәләре алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак. Бу мөһим, бик җаваплы вакыйга.
Русиядә хакимиятнең бердәнбер чыганагы-халык, дип ассызыклады президент. Русиялеләргә үз тавышларын бирү генә түгел, ә «үз ихтыяры һәм омтылышлары, Русиянең алга таба үсешенә шәхси катнашы турында ныклы белдерү бурычы тора, чөнки сайлаулар — киләчәккә адым».
Без инде Русиянең азатлыгын, суверенитетын һәм иминлеген яклап, безнең кыйммәтләребезне, традицияләребезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне яклап, вөҗдан һәм хакыйкать буенча, гаделлек буенча эш итеп, бергә була алуыбызны исбатладык. Ничек һәм нинди ил төзергә, нинди планнар корырга икәнлегенә карашыбыз бар. Бүген дә бу юлдан тайпылмаска, билгеләнгән максатларга, куелган масштаблы максатларга ирешергә кирәк. Шуңа күрә алдагы көннәрдә күп нәрсә сезнең һәрберегезгә бәйле, - диде Владимир Путин русиялеләргә мөрәҗәгать итеп. - Сезнең һәр тавышыгыз кадерле. Шуңа күрә сезне алдагы өч көндә сайлау хокукыгызны гамәлгә ашырырга чакырам. Безнең ил зур, һәм һәр җирдә — һәр шәһәрдә, бистәдә, авылда — сайлау участоклары ачылачак.
Башинформ хәбәр иткәнчә, Башкортстанда Русия Федерациясе Президентын сайлауда 3308 сайлау участогы эшләячәк.