Сайлау
14 март 2024, 17:07

Сайлауда катнаш һәм бүләк от

Башкортстанда  15-17 мартта үтәчәк РФ Президентын сайлауда катнашып 100 мең сум акча отарга мөмкин. 

Сайлауда катнаш һәм бүләк отСайлауда катнаш һәм бүләк от
Сайлауда катнаш һәм бүләк от

Башкортстанда 15-17 мартта үтәчәк РФ Президентын сайлауда катнашып 100 мең сум акча отарга мөмкин. Аның өчен бөтенрусия “Гаилә белән” һәм “Алга, гаилә белән” төбәк проектларында катнашырга кирәк.

31 мартта “Алга, гаилә белән” төбәк проектында катнашучылар арасында 100 дән артык приз уйнатылачак. Анда Башкортстанның ике санаториена юллама, 5 телевизор, 7 акыллы колонка, 5 робот тузансуырткыч, 5 термопот һәм футболкалар, кепка, кружкалар булачак. Конкурста катнашу шартлары белән https://vk.com/algapatriot. танышырга була.

Нәрсә эшләргә кирәк? 15 марттан 17 мартка кадәр сайлау участогына барып гаилә белән төшкән фотоны Вконаткеда яисә Одноклассникида #всейсемьей#всейсемьей02 #алгавсейсемьей хэштегэ белән үзеңнең битеңә  куярга кирәк. Фотода кеше күбрәк булган саен яхшырак.

4 апрельда бөтенрусия проектының финал уйнатылуы булачак. Анда проектның 15 биремен дә үтәгәннәргә гаилә белән 100 сәяхәт,  шулай ук 100 мең гаилә фотокитаплары, Озонда сатып алыр өчен 2 мең сертификат уйнатылачак. Анда катнашу өчен всейсемьей.рф сайтына теркәлергә, Вконтактеда “Алга, патриот!” оешмасына язылырга кирәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас