12 мартта Төбәк сайлау штабында Русия Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы кешесе Данияр Абдрахманов волонтерлар белән очрашты. Шуны әйтергә кирәк, аларның күбесе беренче тапкыр Русия Президентын сайлауда тавыш бирәчәк.
Данияр Мәүлияр улы Владимир Путин җитәкчелеге чорында илдә булган уңай үзгәрешләр, бүген яшьләр алдында ачыла торган мөмкинлекләр турында сөйләде. Ул соңгы дистә елларда Русиядә кешеләр сизгән үзгәрешләргә игътибар итте. Һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Яшьләр яңалыкларны гына түгел, ә уңай якларны да белделәр, илһам һәм киләчәккә ышаныч алдылар.
Очрашу ачык диалог форматында узды. Яшьләрне илнең эчке һәм тышкы сәясәте, икътисад һәм социаль өлкә үсеше мәсьәләләре кызыксындырды. Очрашуны тәмамлап, Данияр Мәүлияр улы барлык катнашучыларны сайлауларга килергә һәм ил өчен әһәмиятле вакыйгада катнашырга чакырды.
“Очрашу бик дустанә мохиттә узды, ышанычлы кеше белән аралашу барышында без күп кенә сорауларга җавап алдык”, – диделәр чарада катнашучылар.
Шул ук вакытта ЛДПРның Башкортстан төбәк бүлеге Уфада бөтен республикадан территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытты. Лекторлар булып Русия Президентына кандидат Леонид Слуцкийның ышанычлы вәкиле Ләйсән Гарипова һәм төбәк бүлекчәсе координаторы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.
Санкт-Петербургта Владислав Даванков штабында “Яңа кешеләр” партиясеннән президентлыкка кандидатның ышанычлы кешесе Лиза Моряк “Онегин” фильмы (анда ул төп хатын-кыз ролен уйный) премьерасыннан соң партия тарафдарлары белән очрашты.
КПРФ Үзәк комитеты рәисе Г.А. Зюганов һәм КПРФтан РФ Президенты вазифасына кандидат Н.М. Харитонов Мәскәүдә партактив вәкилләре белән очрашты һәм “Кызыллар шәһәрдә” акциясендә катнаштылар.