Сайлау
13 март 2024, 11:01

Ике көннән тавыш бирү башлана

Республика аңа әзерме?

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 13 мартта, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында Башкортстанның Русия Президентын сайлауга әзерлегенә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Анда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов, рәис урынбасары Марат Гадилов һәм комиссия секретаре Марина Долматова катнашты.

– Ике көннән тавыш бирү башлана. Быел ул өч көн – 15, 16, 17 мартта узачак, – диде Азат Галимханов. – Бүгенге көнгә Русия Президенты сайлауларына әзерлек төгәлләнде диярлек. Участок сайлау комиссияләре бюллетеньнәр ала. Республиканың сайлау системасы сайлаулар уздыруга әзер дип әйтергә була.

Аның билгеләвенчә, сайлауның өч көн булуының үз нечкәлекләре бар. Әйтик, бюллетеньнәрне саклау мәсьәләләренә аеруча игътибар итәргә туры килә. Беренче ике көндә җыелган бюллетеньнәрне, сейф-пакетларга салып, тавышларны саный башлаганга кадәр сейфларда саклаячаклар.

Шулай ук участокларда хәвефсезне тәэмин итүгә дә ныграк игътибар бүләргә кирәк булачак. Бу уңайдан барлык участок сайлау комиссияләрендә Эчке эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан иминлек, террорчылыкка каршы хәвефсезлек буенча тикшерүләр һәм өйрәнүләр үткәрелгән.

Ә республикада сайлау участокларының саны – 3308. Традицион рәвештә, участок комиссияләренең күбесе мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә урнашкан.

Әйткәндәй, сайлауларда яшәү урыны буенча теркәлмәгәннәр дә үз тавышларын бирә ала. Русия Федерациясе чикләрендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарга тавыш бирү өчен Уфаның Киров районында 119нчы санлы махсус сайлау участогы билгеләнгән (Октябрь революциясе урамы, 75). Моннан тыш, Уфа, Стәрлетамак һәм Бәләбәйдә начар күрүче һәм сукыр сайлаучылар өчен биш махсус сайлау участогы билгеләнгән.

 Кайсыберләр өйдә дә тавыш бирә ала. Моның өчен үзеңнең участок сайлау комиссиясенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, моны телефон аша да эшләп була, дип аңлатты  Марина Долматова. Шулай участок сайлау комиссиясенә күршеләре яки туганнары да хәбәр итә ала. Мондый гаризаны 17 мартның 14 сәгатенә кадәр бирергә кирәк. Шул очракта участок сайлау комиссиясе вәкиле өйгә киләчәк.

Әлбәттә, өйдә тавыш бирүгә нигезле сәбәпләр булырга тиеш. “Сайлаучы үзенең өйдә тавыш бирүенең һәм сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итүенең сәбәбен күрсәтергә тиеш”, – диде Марина Долматова. Мәсәлән, кеше сәламәтлеге какшау яки инвалидлык буенча участокка килә алмаска мөмкин. Шулай ук авырлы хатыннарның яки яңа туган сабые булган хатын-кызларның да участокка бара алмавы бар. Моннан тыш, инвалидны, авыруны караучылар да өйдә тавыш бирә ала.

Гомумән, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә сайлаучыларның Русия Президентын сайлауда актив катнашуына өметләнәләр.

 “Сораштырулар, төрле тикшеренүләр саннарын яңгыратырга инде ярамый, – диде Марат Гадилов. – Ләкин шуны әйтә алам: без бүгенге көнгә кадәр булган һәм сайлау кампаниясе барышын анализлауга бәйле тикшеренүләр сайлаучының мондый сайлауларны көтүен күрсәтә”.

Ул шулай ук “ИнформУИК” проектының Башкортстанда ничек узуына нәтиҗә ясады. “Обходчиклар”ның, өйләргә кереп сайлаучылар белән очрашып, җанлы аралашып, барысын да аңлатып бирүләрен кешеләр уңай бәяләгән. “Аларның эш нәтиҗәсеннән чыгып, без дә киләчәккә үз эшчәнлегебезнең юнәлешләрен билгеләдек”, – диде Марат Гадилов.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас