Сайлау
11 Марта 2024, 08:47

Сайлауга әзербезме?

Шулай дип сорады төбәк җитәкчесе. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Башкортстанда Русия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек тәмамланып килә. Тавыш бирү 2024 елның 15-17 мартында узачак. Бу хакта бүген, 11 мартта, оператив киңәшмәдә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр итте.

Республика территориясендә барлыгы 2 миллион 887 мең сайлаучы яши. Тавыш бирү чорында алар өчен 3 308 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. 1 364 участок – видеокүзәтү системалары, ә 1 902 участок видеотеркәү чаралары белән җиһазландырылган.

– 17 февральдән 6 мартка кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары йорт хуҗалыкларын әйләнеп чыктылар һәм халыкка алда торган сайлауларда катнашучы кандидатлар һәм тавыш бирү формалары турында сөйләделәр, – диде Азат Галимханов.  – “Сез сайлауларда катнашырсызмы?” дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 93 проценты “әйе” яки “мөгаен, әйе” дигән.

Республика халкы өчен кирәкле санда бюллетеньнәр, шул исәптән башкорт һәм татар телләрендә дә бастырылды. Участокка килеп тә, өйдә дә тавыш бирергә мөмкин булачак. Ә махсус хәрби операциядә катнашкан Башкортстан хәрбиләре хәрби частьләр территориясендә тавыш бирә алачак.

Азат Галимханов әйтүенчә, Русия Президентын сайлаулар оешкан төстә һәм халык өчен уңайлы узсын өчен барлык әзерлек чаралары вакытында тәмамланачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булачак сайлауларның илнең киләчәк үсеше өчен әһәмиятен ассызыклады.

– Бу безнең барыбыз өчен дә иң мөһим вакыйга. Кешеләр килсен һәм тавыш бирсен өчен барлык шартларны да тәэмин итәргә кирәк, – диде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас