Дөнья илләрендә сайлау бюллетеньнәре шактый нык аерыла.
Мәсәлән, сайлаучыларның күбесе аз грамоталы булган урыннарда кандидатларны билгеләү өчен графика билгеләре кулланганнар. Бүген дә Һиндстанда, Таиландта, Пакистанда, Сьерра-Леонеда һәм Азия белән Африканың кайсыбер илләрендә шулай эшлиләр.
Гамбиядә, халыкның белеме түбән булу сәбәпле, кәгазь бюллетеньне пыяла шар белән алыштыралар. Аны кандидатның сайлау төсенә буялган контейнерга төшерергә кирәк.
Чехиядә һәр кандидатка аерым бюллетень бастыралар. Сайлаучыга кирәклесен сайларга, аны рәсми конвертка салырга һәм урнага төшерергә кирәк.
Франция, Испания, Швейцария, Ливан һәм башка күп кенә илләр дә сайлаучылар бюллетеньнәрне тартмага төшергәнче конвертка салалар.
Финляндиядә бюллетеньнәр бик үзенчәлекле: кәгазьдә түгәрәк сурәтләнгән. Аңа кандидатның теркәлгәннән соң алган тәртип номерын язарга кирәк.
Австралиядә сайлаучылар бюллетеньдәге кандидатларның исемнәре каршына саннар куя. Монда 1 – иң өстенлекле кандидат.
Японнар бюллетеньгә кандидатның исемен яза. Алар үзләренең бюллетеньнәре иң яхшылары дип раслый. Чөнки алар махсус технология буенча эшләнгән: зарарлануга һәм дымга чыдам, өстәвенә, тавыш бирү тартмасында үзаллы ачыла.
***
Русиядәге бюллетеньнәрне барыбыз да беләбездер, мөгаен. Әлеге президент сайлаулары бюллетеньнәрендә теркәлгән кандидатларның фамилия, исем һәм әтисенең исеме алфавит тәртибендә урнаштырылган. Һәрберсе каршында кандидат турында кыскача мәгълүмат күрсәтелгән: туган елы, яшәү һәм эш урыны, сайлауларда катнашу өчен кем тарафыннан тәкъдим ителүе; әгәр кандидат үзенең сәяси партиягә каравын күрсәтсә, партиянең исеме һәм анда кандидатның статусы языла.
Бу сайлауларда ил буенча сайлау комиссияләре тарафыннан барлыгы 113 миллионнан артык сайлау бюллетене бастырыла. Төгәл әйткәндә – 113 574 550 данә. 112 676 600 бюллетень ил төбәкләре арасында бүленәчәк. Калганнары Байконур территориясендә һәм Русиядән читтә оештырылган сайлау участокларында кулланылачак.