Март уртасында илдә зур сәяси вакыйга көтелә: ил президентын сайлаячакбыз.
Башкортстан халкының күбесе сайлауларда үз тавышын бирергә җыена. Һәрхәлдә, участок сайлау комиссияләрендә тупланган мәгълүмат шул хакта сөйли: участок сайлау комиссияләре әгъзалары республикада яшәүче гаиләләрнең чирек өлешендә булган – җавап бирүчеләрнең 80 процентка якыны сайлауларга барачакбыз, дигәннәр.
Республика алда торган сайлауларны үткәрергә әзер. Бу хакта Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченконың Башкортстанда сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб командасы белән очрашуында да әйтелде.
Эксперт сүзләренчә, күзәтүчеләр тавыш бирү барышына йөз процент белән әзер. Ә бит Башкортстан сайлау участоклары саны буенча илдә икенче урында тора. Шуңа карамастан, республика ҮТКӘН елларда да сайлауларга әзерлек буенча югары нәтиҗә күрсәтте, дип билгеләде Шевченко.
Сайлаучыларга мәгълүмат җиткерүдә ил буенча алып барылган “Информ УИК” проектының да роле зур. Исегезгә төшерәбез: “ИнформУИК” проекты кысаларында участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаулар турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен 17 февральдән 7 мартка кадәр йорт һәм фатирлар буйлап йөри. Алар сайлау кампаниясе барышы, теркәлгән кандидатлар, тавыш бирү алымнары турындагы сорауларга җавап бирә. Моннан тыш, өйдә яки килеп урнашкан урын буенча тавыш бирергә теләүче гражданнар, сайлау комиссияләре әгъзаларына хәбәр итеп, тиешле гариза тапшыра ала.
– Башкортстан халкының сайлаулар турында үтә дә яхшы хәбәрдар булуын күрдек, – диде Евгений Шевченко. Аның фикеренчә, республика сайлаучыларның 84-87 проценты тавыш бирер дип фаразларга мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк: сайлау көннәрендә Уфадагы Конгресс-холлда иҗтимагый күзәтү үзәге эшләячәк. Анда төбәктәге барлык сайлау участокларыннан мәгълүмат тупланачак.
“Теге яки бу сайлау участогында тавыш бирү барышын карау өчен һәркем иҗтимагый күзәтчелек үзәгенә килә ала. Барлык стационар сайлау участоклары видеокүзәтү һәм видеотеркәү чаралары белән җиһазландырылачак. Әгәр күзәтүче тәртип бозуны күреп калса, ул бу хакта үзәккә хәбәр итә ала. Анда тәртип бозу булганмы, әллә юкмы икәнлеген видео аша ачыклау мөмкинлеге булачак”, – дип аңлатты Евгений Шевченко.