Сайлау
21 февраль 2024, 08:58

Сайлау өчен киртәләр юк

Кайда да тавыш бирергә мөмкин.  

https://vk.com/cikrussiahttps://vk.com/cikrussia
https://vk.com/cikrussia

Мәгълүм булуынча, 15, 16, 17 мартта Русия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак.

Бу көннәрдә бар кеше дә теркәлгән урыны буенча тавыш бирә алмаска мөмкин. Әйтик, кемдер командировкада, кемдер дәваханәдә яки ялда булырга, кемдер башка сәбәп белән өендә булмаска мөмкин.

Әнә шундый гражданнар өчен “Мобиль сайлаучы” механизмы эшли. Аның хакында күпләр беләдер, мөгаен. Чөнки моңа кадәрге берничә сайлау кампаниясендә аны кулландылар. Әлеге механизм теркәлгән түгел, ә кешенең чынлыкта булган урыны буенча сайлауларда катнашу мөмкинлеге бирә. Ягъни сайлаучы ил территориясендәге теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә ала.

Моның өчен сайлаулар вакытында булачак урын буенча тавыш бирүчеләр исемлегенә кертү турында 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр гариза бирергә кирәк. Гаризаны теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә, күпфункцияле үзәктә, “Госуслуги” дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша электрон төрдә тапшырырга мөмкин.

 Участок сайлау комиссияләре дә “Мобиль сайлаучы” технологиясе аша гаризалар кабул итүгә кушылачак. Әмма алар гаризаларны 6 марттан гына кабул итә башлый.

Әйткәндәй, Русия Үзәк сайлау комиссиясе порталында “Сайлау комиссияләре һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат бирү” сервисы эшли. Аның ярдәмендә үзеңнең сайлау участогыңны табарга мөмкин. Моның өчен әлеге сервиска керергә һәм яшәгән адресыңны язарга гына кирәк. Система сезгә участок комиссиясенең номерын, адресын һәм телефонын табып бирәчәк.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас