Русия Президентын сайлауларга озак вакыт калмады. Зур сәяси вакыйга көтеләчәге турында 17 февральдән сайлаучыларга адреслы мәгълүмат җиткерелә башлады.
“ИнформУИК” проекты кысаларында ил төбәкләреннән участок сайлау комиссияләренең 330 меңгә якын әгъзасы сайлаулар турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен 17 февральдән 7 мартка кадәр йорт һәм фатирлар буйлап йөри. Алар сайлау кампаниясе барышы, теркәлгән кандидатлар, тавыш бирү алымнары турындагы сорауларга җавап бирә.
“Һәрбер сайлаучыга барып җитеп, объектив мәгълүмат җиткерү, барлык сорауларга җавап бирү – безнең өчен иң мөһиме. Ә моңа ихтыяҗ бар, кешеләр аралашырга, сөйләшергә тели. Сайлаучылар белән җанлы аралашу сабырлык, түземлек сорый, ихтирамлы булуны таләп итә. Без бу бурычны башкарып чыгарбыз дип ышанам”, – диде Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова “обходчиклар”га мөрәҗәгать итеп.
Исегезгә төшерәбез: “обходчиклар” һәрберсе зәңгәр язулы ак төстәге япма-манишка киячәк. Аларда үзләре белән зәңгәр тукымадан сумка-шопер; күкрәк билгесе; участок сайлау комиссиясе әгъзасының исем-шәрифләре язылган, зәңгәр мөһер сугылган һәм участок сайлау комиссиясе рәисе кул куйган таныклык; “ИнформУИК” кушымтасы белән телефон; теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат язылган листовка һәм мәгълүмати лифлет булачак.