Республиканың коммерция булмаган 24 оешмасы 2024 елның 15-17 мартында узачак Русия Президентын сайлауларда тавыш бирүне күзәтүдә катнашу турында Башкортстан Иҗтимагый палатасы белән килешү төзеде.
Алар арасында Русия адвокатлары гильдиясе, Яшьләр иҗтимагый палатасы, Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы, Башкортстан Журналистлар берлеге, Яшьләр сәясәте лигасы, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Русия эзтабарлар хәрәкәте, Яшьләрнең якташлар оешмалары һәм башкалар бар.
Документ коммерция булмаган оешмаларның, көчләрне берләштереп, сайлауларның гаделлеген, ачыклылыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итәргә әзер булуын раслады. Иҗтимагый палата республикада гражданлык җәмгыяте вәкилләренең сайлау процессының барлык этапларын иҗтимагый контрольдә тоту мөмкинлеге алачагына гарант булып тора.
– Без Лигадан команда белән күзәтүчеләр булырга хәл иттек. Тавыш бирүнең нечкәлекләрен өйрәнү кызыклы. Безнең төп бурыч – барысының да гадел булуын күзәтү, – ди Яшьләр сәясәте лигасы активисты Алёна Синицына.
Башкортстанда Сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова әйтүенчә, бездә Президент сайлауларында тавыш бирү барышын 10 меңгә якын кеше күзәтәчәк. Алар – табиблар, укытучылар, эшкуарлар, пенсионерлар һәм хуҗабикәләр, студентлар һәм җәмәгать эшлеклеләре. Барлык күзәтүчеләр алдан әзерлек үтә. Алар сайлау процедурасы кагыйдәләрен, норматив-хокукый базаны һәм тавыш бирүнең үтәкүренмәлелеген тәэмин итүче барлык кирәкле инструментларны өйрәнә.