Сайлау
21 сентябрь 2023, 06:35

Урыннарны бүлештеләр

Быелгы сайлау үзенчәлекле үтте. 

algaburaevo.rualgaburaevo.ru
algaburaevo.ru

Бездә Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылышка 110 депутат сайланды. Моннан тыш, Межгорье советына, Чишмә һәм Приют поселоклары советларына, шулай ук җирле үзидарә органнарына депутатлар сайладык.

Калганнары белән чагыштырганда, әлеге сайлаулар шактый тыныч үткән кебек тоелды. Агитация  чоры да пассив кына барды кебек: һәрхәлдә, кайсыдыр партия яки кандидат тарафыннан калганнардан аерылып торган ялкынлы чыгышлары, кычкыру-талашулар, бер-береңә “кара” атулар сизелмәде. Сайлау кампаниясенең тыныч баруы хәтта бераз сәер дә тоелды. Экспертлар да моны билгеләде. Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев та быелгы сайлау бик тыныч үтте, диде. Агитация чорында да, сайлау көнне дә, кайсыбер еллардагы кебек, “пычрак технологияләр” куллану очраклары булмады, дип билгеләде парламент спикеры.

Әлбәттә, моның шулай булуына бүген илдә булган хәл-вакыйгалар йогынты ясагандыр, мөгаен. Махсус хәрби операция барганда, шактый күп дәүләтләр безнең тарафка таш атканда ил эчендә бер-береңә карата “кара” көндәш булырга түгел, киресенчә, берләшергә кирәк. Әлбәттә, көндәшлек булырга тиеш, ләкин аның үсешкә этәрә торган, файдалы көндәшлек булуы мөһим. Һәм бүгенге партияләр шул күзлектән чыгып эш итте булса кирәк. Партия вәкилләренең чыгышларында да бергә туплану, бер максатка берләшү турында әйтелде. 

Аннары, әлеге сайлауларда кемгәдер агитация үткәрергә, үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирмәделәр дигән шау-шулар да булмады. Кандидатлар да агитация өчен артык акча түкмәгәннәр дигән мәгълүмат бар. Хәер, алар көндәшләрен “батырыр” өчен артык көч тә түкмәде шикелле...

“Әлеге сайлауларның тагын бер үзенчәлеге шунда булды: быел Башкортстанда бик күп, атап әйткәндә 7135 мандат алмаштырылды. Бездән күбрәк бары Мәскәү өлкәсендә генә, – ди Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко. – Дәүләт Җыелышына 1 урынга – 8 кандидат, җирле Советларга 1 мандатка уртача 2 кандидат дәгъва итте”.

Бездә парламент депутатлары катнаш система буенча сайлана: яртысы партия исемлеге буенча үтә, яртысы бер мандатлы округларда көч сыный. Корылтайның җиденче чакырылышына 5 партия – парламент партияләре булган “Бердәм Русия”, ЛДПР, “Яңа кешеләр”, “Гадел Русия-Патриотлар-Хакыйкать өчен” һәм КПРФ – партия исемлеге буенча да, бер мандатлы округлар буенча да кандидатлар күрсәтте. “Яшелләр” Русия экологик партиясе” һәм “Ватан” партиясеннән берешәр кандидат бер мандатлы округлардан барды. Шулай итеп, Дәүләт Җыелышына 110 мандатка җиде партиядән һәм үзләрен үзләре тәкъдим итүчеләрдән 844 кандидат дәгъва итте.

Җирле үзидарә органнарына 7025 мандатка 14 меңнән күбрәк кандидат теркәлгән иде. Алар – биш парламент партиясеннән, шулай ук “Яшелләр”, “Гражданлык платформасы” һәм Пенсионерлар партиясеннән.

Шул рәвешле, әлеге сайлауларда бездә тугыз партия вәкилләре катнашты. Алар өчен сайлаучыларның 51,82 проценты тавыш биргән. Әлбәттә, зур шәһәрләрдә сайлауга йөрүчеләр саны күп түгел. Авылларда бу күрсәткеч ярыйсы югары. Җирле үзидарә органнарына яңа депутатлар сайлау да моңа йогынты ясагандыр. 49 районда сайлаучыларның 50 проценттан күбрәге тавыш биргән, 12сендә бу күрсәткеч 70 проценттан артып киткән. Ә Аскын районының Иске Казанчы авылында яшәүчеләр бу эшкә бик җитди караган: сайлаучыларның барысы да тавыш биргән – күрсәткеч 100 процент!

Мондый көтелмәгән саннар бик сирәк була, әлбәттә. Ә менә сайлау нәтиҗәләре фараз ителгәннән артык аерылмады. Сайлауның якынча нәтиҗәләре буенча, иң күп тавыш җыйган партия дип “Бердәм Русия” танылды. Аның исәбендә – 68,9 процент тавыш. КПРФ – 11,7 процент, ЛДПР – 7,7 процент, “Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” партиясе 7,3 процент тавыш җыйган. “Яңа кешеләр” партиясе 5 процентлы киртәне үтә алмады: алар өчен 3,4 процент тавыш бирелгән.

Бер мандатлы округлар буенча “Бердәм Русия”дән – 46, КПРФтан – 2, “Гадел Русия – Хакыйкать өчен” партиясеннән – 1, “Яңа кешеләр”дән – 1, “Яшелләр”дән – 1, үзләрен үзләре күрсәтүчеләрдән 4 кеше сайланган.

Күрүебезчә, “Бердәм Русия” партиясенең нәтиҗәләре 2018 елгыныкын үтеп китте. Узган чакырылышта әлеге партия 79 мандат алган булса, бу юлы алар исәбенә 87 урын туры килә. Калган партияләр, узган сайлаулар нәтиҗәсеннән бераз түбән төште. Узган чакырылышта КПРФтан 15 коммунист эшләсә, хәзер 8 генә калачак. 7 “либерал-демократ” урынына 4әү генә килә. “Гаделләр”дән 5 урынына шулай ук 5 депутат булачак.

Шулай да КПРФ бездә һәрвакыт көчле партияләрнең берсе булды һәм бу юлы да шуны раслады. ЛДПР лидерлары Владимир Жириновский вафатыннан соң үзләрен, элекке дәрәҗәдә үк булмаса да, саклап кала алды. “Гадел Русия” исә, “Патриотлар” һәм “Хакыйкать өчен” партияләре белән берләшкәннән соң, парламентта үз урынын саклап килә. Бу инде һәр партиянең ныклы үз сайлаучылары бар икәнлеген тагын бер дәлилләде.

Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров былтыр декабрьдә еллык Юллама белән чыгыш ясаганда: "Безнең халыкның җиңел булмаган чорда кайсы сәяси көч һәм кайсы депутатлар алар янында булуын аңлар өчен мөмкинлеге булгандыр дип уйлыйм. Алар үзләре бәя бирер һәм дөрес сайлау ясар", – дип әйткән иде. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас