Сайлау
12 сентябрь 2023, 09:34

Яшьләрне депутатлыкка нәрсә этәрә?

СВОда катнашкан Артур Галиев һәм фехтование буенча олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина шул сорауга җавап бирде.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген “Бердәм Русия” партиясенең республика бүлеге вәкилләре 10 сентябрьдә үткән сайлауларга нәтиҗә ясады.  

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев быелгы сайлау бик тыныч үтте, дип белдерде. Агитация чорында да, сайлау көнне дә, кайсыбер еллардагы кебек, “пычрак технологияләр” куллану очраклары булмады, дип билгеләде парламент спикеры.

“Быелгы сайлауларның тыныч үтүенә махсус хәрби операция дә үз йогынтысын сиздергәндер, мөгаен”, – диде Толкачев.

Әйткәндәй, журналистлар белән очрашуга әлеге партиядән республика парламентына депутатлыкка кандидат, СВОда катнашкан Артур Галиев та килгән иде.

“Депутатлыкка баруымның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. Госпитальдә ятканда фронтка ярдәм итәргә кирәклеге турында уйландым. Әмма, кызганычка, кулыма корал тотып ярдәм итә алмыйм. Шуңа махсус хәрби операциядә булып кайткан егетләребезнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын закон нигезендә яклау минем төп бурычым булачак. “Бергә көчлерәк” дигән форумда чыгыш ясаганда тамашачыларның күзләренә карадым. Аларда үземә карата туганлык хисләрен тойдым. Аларның ышанычларын акларга кирәк”, – ди Артур.

Исегезгә төшерәбез: Артур Галиев хәрби бурычларны үтәгәндә ике тапкыр иптәшен үлемнән коткара, шул чакта үзенең уң кылын югалта...

Партиядән Корылтайга депутатлыкка тагын бер яшь кандидат – фехтование буенча олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина. Ул бар көчен республикада спортны һәм физик культураны үстерүгә салачакмын, диде. “Бүгенге заманда спорт аеруча мөһим. Бигрәк тә смартфоннарда утырырга яраткан балаларны спортка җәлеп итәргә кирәк. Чөнки спорт җаваплылык һәм дисциплинаны үстерә. Бүген безнең спортчыларга халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеген яптылар. Шуңа мин спортны республикада үстерергә карар иттем”, – ди Аделина.

“Бердәм Русия” партиясе бүген алып барган эшләрен киләчәктә дә дәвам итәчәк”, – диде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов. Аның әйтүенчә, бүген партиянең 35 проекты бар, аларның 18е – федераль акчалар белән тормышка ашырылса, 17се – төбәк проектлары.

Мәктәпләрне, почта бүлекләрен ремонтлау, “Реаль эшләр”не һәм бүтән башлангычларны дәвам итү – безнең алга куйган бурычларыбыз, дип ассызыклады партия вәкилләре.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас