

“Бердәм Русия” партиясеннән Башкортстанның яңа парламенты составында махсус хәрби операциядә катнашучылар да булачак. Аларның берсенә — 21 яшь. Ул бөтен электораль чорны үткән, депутат булып эшлиячәк һәм төбәктән хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәчәк. Шулай дип билгеләде партиянең төбәк бүлеге секретаре, республика башлыгы Радий Хәбиров бердәм тавыш бирү көне - 2023 йомгаклары буенча “Бердәм Русия”партиясе рәисе Дмитрий Медведев белән үткән бөтенрусия киңәшмәсендә.
Республика башлыгы Башкортстанда Дәүләт Җыелышына, шулай ук авыл советларына депутатлар сайлаулары үтүен искә алды. “Бу 7 меңнән артык депутат, шуңа да сайлаулар бик бай, конкуренция белән үтте. Дәүләт Җыелышын мисал итеп алганда, 1 мандат өчен 8 кандидат көрәште”,— диде ул.
Дмитрий Медведев республика командасы составына махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр керүе мөһимлеген билгеләде. “Махсус хәрби операция барышында алынган тәҗрибәне күз уңында тотып, бу күп бурычларны чишәргә булышачак. Бу амбициоз бурычларга безнең теш үтәрлек, аларга ирешүебезгә ышанам. Иң мөһиме бөтен белем, тәҗрибәбезне куллану һәм программа документларында теркәлгән эшләрне үтәү”,—диде ул.
“Бердәм Русия” сайтыннан.