- Бүген көн кызу булды, тикшерү изоляторларында тотылучылар, психиатрия хастаханәләрендә суд карарлары белән мәҗбүри дәвалану, психиатрик экспертиза үтүчеләр, сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгәннәр бүген сайлауларда катнашты, без сайлауларның ничек үтүен күзәтеп тордык, - диде "Хилтон Гарден Инн" кунакханәсендәге Иҗтимагый матбугат-үзәгендә үткән очрашуда иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин. – Тикшерү изоляторларында, гадәттә, сайлауда тавыш бирүләр 100 процент тәшкил итә. Камерада утыручыларга чыгып йөрү беркайчан да артык түгел, алар өчен сайлау – бәйрәм.
Бүген алар Уфа, Дүртөйле, Белорет, Стәрлетамак шәһәрләрендә урнашкан тикшерү изоляторларында күзәтчелек иткәннәр.
Олег Галин бәян итүенчә, мондый урыннарда тотылучы гражданнар суд тарафыннан хөкем карары чыкканчы тавыш бирү хокукына ия. Хөкем карары чыкканнан соң алар тавыш бирү хокукын югалта.
Башкортстанда бүгенге көндә 1230 кешенең судка кадәр вакытлыча тикшерү изоляторында тотылуы билгеле. Аларның барсы да үз хокуклары белән файдаланган һәм тавышларын биргән.
#башкортостанвыборы2023